Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белгечләре, яңа туган сабыйны теркәп, күп балалы гаиләне котларга һәм билгеләп үтәргә аеруча шат. Мондый гаилә безнең ярдәмгә һәм аңлауга мохтаҗ бит.
Менә безнең чираттагы каһарманнарыбыз: Сөләйманов Фәнил Фәрид улы һәм Ләлә Мулланур кызы. Гаиләдә барлыгы дүрт бала тәрбияләнә. Аларның исемнәре бик матур. Өлкән балалар Фәридә, Раниль, Солтан. Яңа туган кызны бик яхшы исем белән атадылар - Малик исемле, гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә патшабикә.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Илмира Ярмушева Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов исеменнән яңа туган баланың әнисен котлады, туу турында таныклык, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырды.