Хәрби-патриотик җыр фестивалендә куркынычсызлык хезмәтләре активистлары

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе

18 апрель көнне Казан инновация университетының Чистай филиалы көллиятенең, авыл хуҗалыгы техникумы, медицина училищесы, Йолдыз һәм Мөслим мәктәпләренең укучылар куркынычсызлык хезмәте командалары 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган “Җыр геройлары батырлыгына кагыл...” хәрби-патриотик җырлар муниципаль фестивалендә катнаштылар.

Фестивальне Чистай муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре бүлеге ярдәмендә «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) формированиеләре үзәге» МБУ оештырды, яшьләрдә актив гражданлык-патриотик позиция формалаштыру максатыннан.

- Бүген без Бөек Ватан сугышында җиңүнең 77 еллыгына багышланган шәһәр чаралары циклын ачкан фестиваль уздырабыз. Кадерле балалар, бу чарада катнашып, бөек Җиңүнең нинди бәя белән яулавын тоярга тиешсез. Бүген районыбызда Бөек Ватан сугышында катнашкан нибары 17 кеше яши, аларга 95 яшьтән артык, ә былтыр алар 28 иде. Безнең тарихны онытмагыз, бабаларыбызның батырлыгын онытмагыз, - диде үз чыгышында Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова.

Балалар сугыш чоры җырларын патриотизм һәм Ватаныбыз өчен горурлык хисләре белән башкардылар. Чыгышлар ихлас, эмоциональ булды, тамашачыларның берсен дә битараф калдырмады.

Фестиваль йомгаклары буенча барлык командалар номинацияләрдә дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International