Чистайда яшәүче 47 яшьлек хатын Вконтакте битендә реклама күреп, игълан итү буенча алтын бизәнү әйберләре сатып алырга булган. Бизәнү әйберләрен сайлап, сатучыга акча күчергән, ә товар алмаган. Акчаны мошенникларга җибәрүен аңлап, полициянең дежур өлешенә мөрәҗәгать иткән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча Тикшерү бүлеге РФ Җинаять кодексының "Мошенничество" 159 нчы маддәсендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгаткан. Зыян 71 мең сум тәшкил иткән.
Безнең шәһәрдә яшәүче тагын бер хатын мошенникларның хәйләләренә эләккән. Бушлай белдерүләр сайтында хатын-кыз диван сатып алган, сатучыга акчаны 5500 сумга күчергән. Сатучы элемтәгә чыгудан туктагач, хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. Җинаять эше РФ Җинаять кодексының "Мошенничество" 159 нчы маддәсе буенча кузгатылган.