Дәвалау учреждениеләреннән криминаль характердагы җәрәхәтләр буенча медицина ярдәме күрсәтү турында 4 хәбәр килгән.
Барлыгы 352 хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылган. Юл-транспорт һәлакәтләре саны кимегән һәм 12 очрак тәшкил иткән, шуларның 10сы шәһәрдә һәм 2се районда булган. Авария нәтиҗәсендә 3 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. Юл-транспорт һәлакәте урыныннан ике машина йөртүчесе качкан.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларның 295 очрагы ачыкланган, шуларның 10 йөртүче транспорт чарасы белән идарә иткән өчен тоткарланган. Һәр факт буенча РФ КоАП 12.8 маддәсе буенча "Исерек хәлдә булган машина йөртүче тарафыннан транспорт чарасы белән идарә итү" административ беркетмәләр төзелгән.