2023 елда безнең районда нинди объектларны төзекләндерергә?

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасын гамәлгә ашыруның иң мөһим күрсәткечләреннән берсе - гражданнарны проектны гамәлгә ашыруга җәлеп итү һәм программаны планлаштырганда халыкның фикерен исәпкә алу.

Гражданнарны «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектын гамәлгә ашыруга җәлеп итү максатларында Төзелеш министрлыгы «Диалог Регионы» АНО белән берлектә 2023 елның 15 апреленнән 2022 елның 30 маена кадәр бердәм федераль платформада төзекләндерүгә планлаштырылган иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча тавыш бирүне уздыру турында карар кабул итте.

Татарстан Республикасы өчен Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан 2023 елда «Халыктан сораштыру» сервисы һәм «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасы аша Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында төзекләндерүгә планлаштырыла торган җәмәгать киңлекләрен сайлау буенча рейтинглы тавыш бирү уздыру килештерелде.

Узган ел белән охшаш рәвештә, иҗтимагый территорияләрне сайлап алу буенча тавыш бирүне «Безнең ишегалды» республика программасының ишегалды территорияләренең беренче чираттагы исемлеген билгеләү буенча тавыш бирү белән берләштерергә планлаштыралар. 14 яшьтән бирле республиканың һәр кешесе үз тавышын теге яки бу иҗтимагый һәм ишегалды территориясе өчен бирә алачак.

https://gorodsreda.tatar.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International