Чистайда шахмат буенча шәһәр чемпионаты узды

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

Турнирда төрле яшьтәге 20 дән артык шахматчы катнашты.

2022 елның 10 апрелендә "Гимнаст" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында шәһәр чемпионатында иң көчлесен таптылар.

Турнир компромиссыз көрәштә узды. Бары тик соңгы партия генә турнирның җиңүчесен билгеләде. Ул Демидов Андрей булды. Икенчесе - Шәмсетдинов Илнур өстәмә күрсәткечләр буенча гына бронза медаль яулаган Шамгунов Азаматны узып китте.

Барлык призерлар да ЧМР спорт бүлегенең медальләре һәм грамоталары белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International