Чистай муниципаль районында расланган график нигезендә, 2022 елның 4 апреленнән 20 апреленә кадәр үзйөрешле машиналарга һәм прицепларга техник тикшерү уздырыла.
Дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге алдына шундый бурыч куелды - Дәүләт техника күзәтчелегендә теркәлгән үзйөрешле машиналарга, тракторларга һәм прицепларга техник тикшерү үткәрү. Техник тикшерүнең иң мөһим максаты - үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны имин эксплуатацияләүне, кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен иминлек таләпләрен, мөлкәтне һәм әйләнә-тирә мохитне саклауны тәэмин итү.
"Каралган техника тулысынча техник яктан төзек, экпулуатациягә әзер. Ачыкланмаган җитешсезлекләр якын арада агымда бетереләчәк", - диде Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы буенча Дәүләт техника күзәтчелегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Дудин Сергей Михайлович.