Чистай дзюдочылары республика беренчелегендә призлы урыннар яулады

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

“Батыр” спорт мәктәбе укучылары төрле дәрәҗәдәге медальләргә лаек булдылар.

1 апрельдән 3 апрельгә кадәр Казанда дзюдо буенча 13 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Ярышларда Чистайдан дзюдочылар да катнашты - «Батыр» спорт мәктәбе шәкертләре. Яшь спортчылар төрле дәрәҗәдәге медальләр яулап, яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Дарья Ильина беренчелекнең көмеш призеры булды, Альвена Нәҗметдинова һәм Артем Богатов бронза медальләр яуладылар. Бу спортчылар барысы да тренер Евгений Столяров шәкертләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International