Чистайда Татарстанның эшлекле хатын-кызлары очрашуы узды

2022 елның 1 апреле, җомга

Эшмәкәр хатын-кызлар бөтен республикадан - Казаннан, Яр Чаллыдан, Яшел Үзәннән, Менделеевскидан, Түбән Камадан килделәр. Алар Чистай коллегалары белән очраштылар, нетворкинг барышында таныштылар һәм үзләренең бизнес алып бару күнекмәләре белән уртаклаштылар.

Кунакларны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов сәламләде.

"Бүген барыгызны да шәһәребездә күрүемә шатмын! Мондый очрашулар - ниндидер яңа, файдалы нәрсәне белү мөмкинлеге ул! Гадәти күренгән читтән карарга! Уңышлы һәм нәтиҗәле эш телим!" - диде Дмитрий Алексеевич.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International