Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов язгы кыр эшләренә әзерлек буенча күчмә киңәшмә үткәрде.
Бүген ул "Агро-Л" ҖЧҖендә булды.
Дмитрий Алексеевич техниканың әзерлегенең югары процентын билгеләп үтте! "Тракторлар, чәчү комплекслары, чәчкечләр, культиваторлар буенча техник әзерлек 95% тәшкил итә, бу эш башланыр алдыннан бик яхшы күрсәткеч", - диде район башлыгы.