Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский АПК предприятиеләренең узган атнадагы эше турында сөйләде.

2022 елның 25 феврале, җомга

"2022 елның 14-20 февралендә авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермер хуҗалыклары 373 тонна сөт җитештергән, 11 млн. сумга 354 тонна сатылган. Бер сыердан уртача көнлек савым 15,1 кг тәшкил итә, 80 баш бозау алынган, 146 баш орлыкландырылган", - диде Александр Алексадрович.

"Техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү дәвам итә. Тракторлар буенча техник әзерлек 85% тәшкил итә, чәчү комплекслары буенча 77%, чәчкечләр 95%, культиваторлар 93%. Хуҗалыкларда минераль ашламалар туплау буенча эш алып барыла. Район буенча бер гектарга 51,4 кг ашлама тупланган. Иң күп акча "Чистай" АФ ҖЧҖ, "Закамье Агро" ҖЧҖ, "Родник" ҖЧҖ, "Волга селект" ҖЧҖ хуҗалыкларында тупланган. "Чистай Агро" ҖЧҖ, "Агро Л" ҖЧҖ, "Акбулат" ҖЧҖ бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк", - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International