Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәтшин Рәис Мөхәммәт улы үзенең 96 яшен билгеләп үтә.
Рәис Мөхәммәт улын күркәм юбилее белән Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Хәсәнов Эдуард Рөстәм улы котлады. Ул ветеранга бүләк һәм район башлыгы Дмитрий Иванов исеменнән котлау открыткасы тапшырды.
"Рәис Мөхәммәтович, сезне 96 яшьлек юбилеегыз белән котлыйм! Ватан хакына күпьеллык һәм намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның җылысы һәм кайгыртучанлыгы, тыныч күк йөзе һәм күңел күтәренкелеге телим! Яхшы кәеф һәм рухи күтәрелеш һәрвакыт сезнең тугры юлдашыгыз булсын", - диде Эдуард Рөстәмович, ветеранга мөрәҗәгать итеп.