ЗАГС Чистай бүлегендә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру

2022 елның 18 феврале, җомга

2022 елның 18 февралендә, Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү алдыннан, Чистай Никахлашу сарае махсус кунаклар - 14 яшькә җиткән Россиянең яшь гражданнары, шулай ук аларның ата-аналары, әбиләре, бабалары өчен бик мөһим вакыйга буенча Россия Федерациясе гражданнарының паспортларын тапшыру өчен ишекләрен ачты.

Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Гимны авазы астында ачылды.

Тантаналы һәм шул ук вакытта бик дулкынландыргыч шартларда 8 бала үзләренең төп документын - паспортын алды.

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Динара Наил кызы Җәләлова, Чистай районы буенча Россия миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы полиция майоры Илнур Хәлим улы Нуриәхмәтов, ТР МФЦ ДБУнең Чистай филиалы җитәкчесе Надежда Вячеславовна Рекушина һәм “Бердәм Россия” партиясенең Чистай җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Наилә Ильяс кызы Хәйдәрова илнең яшь гражданнарына теләктәшлек белдерделәр.

Яшь гражданнарга ватанпәрвәр, үз җирләренең чын хуҗалары булырга, яхшы эшләре, укулары, хезмәт белән илебезнең үсешенә ярдәм итәргә теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International