«Ретро-терапия - өлкән яшьтәге кешеләр җәмгыятенә интеграцияләү буенча уникаль технология»

2022 елның 18 феврале, җомга

«Демография» милли программасын, «Өлкән буын» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Чистай шәһәренең «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты инвалидларның һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту, гомер озынлыгын арттыру проблемасын комплекслы хәл итә.

Белгечләр бездә тәрбияләнүчеләрнең зәвыкларын һәм мәнфәгатьләрен исәпкә алып, эш барышында күптән таныш һәм заманча дәрес формаларын да кулланалар

Апробацияләнгән һәм нәтиҗәле социаль технологияләрнең берсе булып ретро-терапия, яки хәтер терапиясе исәпләнә. Аның төп өстенлеге - өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар гомер буена камил һәм имин булган ресурслар истәлегеннән файдалануны стимуллаштыру. Бу аларга яхшы үзбәя дәрәҗәсен саклап калырга, үзләренең элеккеге социаль рольләрен яңадан искә төшерергә һәм яңаларын актуальләштерергә ярдәм итә.

2021 елда учреждение «Иҗтимагый инициатива - 2021» социаль проектлар республика конкурсында катнашты. «Өлкән яшьтәге гражданнар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен опека һәм аларның җәмгыятьтә социаль активлыгын арттыру» номинациясендә «Минем елларым – минем байлыгым» проекты тәкъдим ителде һәм җиңү яулады. Проектның максаты - үзләренең эчке һәм физик ресурсларыннан файдаланып, ретро-терапия куллану юлы белән, өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның социаль активлыгын арттыру. Проект 2021 елның июленнән 2022 елның гыйнварына кадәр гамәлгә ашырылды.

Социаль проектны тормышка ашыру барышында ретро-терапия белән шөгыльләнү өчен бүлмә җиһазландырылган. Өлкән яшьтәге гражданнар төркеме оештырылды, алар белән 40-90 еллар чорындагы көнкүреш, кием - салым, фотографияләр кулланып, махсус техника кулланып дәресләр үткәрелде. Грант акчасына импровизацияләнгән «Үткәнгә кайту” музее экспонатлары өчен стеллажлар сатып алынган. Музей өчен экспонатлар тәрбияче Людмила Җамалетдинова  тарафыннан бик тырыш һәм сак караш белән җыелды.

Ретро-терапия бүлмәсендә формаль булмаган шартлар тудырылган, ул катнашучыларга үзләренең элекке тормышы һәм тормыш тәҗрибәсе турында сөйләргә мөмкинлек бирә.   Биредә узган елларның яраткан фильмнарын, юмористик тапшыруларын карарга була.  Людмила Җамалетдинова, ретро-бүлмәдә хөкем сөргән атмосфера өлкәннәргә үткәннәрнең тискәре кичерешләрен яңадан уйларга һәм үз тормыш ресурсларын активлаштырырга ярдәм итә, дип саный. Бу аларның социаль активлыгын саклый һәм җәмгыятькә интеграцияләнергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International