Чәршәмбе, 16 февральдә Чистайның 10нчы мәктәбендә кунакта «Выстрел» хәрби-патриотик отряды җитәкчесе Юдин Дмитрий Владимирович булды, дип хәбәр ителә «Ватан» үзәгенең рәсми битендә.
Дмитрий Владимирович мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Сугыш кырыннан экспонат" батырлык дәресен үткәрде. Чара республика «Хәтер маршы» кысаларында узды. Ул балаларга Бөек Ватан сугышы кырларында эзләү эшләре турында сөйләде.
Мәктәп укучылары Дмитрий Владимировичка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
Дәрес ахырында балалар "Выстрел" музееның күчмә күргәзмәсе экспонатларына кагыла алды.