Чистайлыларга дәүләт бүләкләре тапшырылды

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

Район Советының хисап утырышында бүләкләү тантанасы булды

Район Советының бүген “Чистай” мәдәни үзәгендә узган йомгаклау утырышы барышында шәһәр һәм район үсешенә өлеш керткән чистайлыларны бүләкләделәр. Бүләкләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов тапшырды.

"ТР атказанган табибы" мактаулы исеме Чистай үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рәис Мостафинга бирелде.

Ә «ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә «Чистай» мәдәни үзәгендә халык ялы бүлеге мөдире Динара Злыднина лаек булды.

ТР Дәүләт Советы рәисенең рәхмәт хаты белән В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Чистай филиалы директоры, Чистай районы Советы депутаты Ольга Добронравова һәм Чистай районы Советының иҗтимагый оешмалар, ММЧ һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Илфат Магизовны бүләкләделәр. Шундый ук бүләккә Чистай үзәк хастаханәсенең педиатрия ярдәме буенча баш табибы урынбасары Наталья Толкина да лаек булды.

«Чистай автодоры» ҖЧҖ коллективына, шулай ук әлеге предприятие мастеры Рәшит Вафинга Татарстан министрлар кабинетына рәхмәт белдерелде.

Шундый ук бүләкне генераль директорның мәгълүмат технологияләре буенча урынбасары - "Радиокомпания Вектор" АҖ Мәгълүмати технологияләр департаменты башлыгы Илья Просвиркинга, шулай ук предприятиенең техник директоры Станислав Сергеевка да тапшырдылар.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатына «Закамье-Агро» механизаторы Артур Шәрәфетдинов та лаек булды.

Чистай районының контроль-хисап палатасы рәисе Ольга Гришина РФ муниципаль контроль-хисап органнары берлегенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Чистай районы Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе урынбасары Елена Пономарева “Җирле үзидарәне үстергән өчен” медале белән билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International