Чистай шәһәре «Юлдаш» интернат-йортында «Йөзсез курчакларның да күңеле дә, йөзе дә бар...» дип исемләнгән күргәзмә ачылды

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

«Курчак терапиясе» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен психологик йогынты һәм төрле халәтләрне коррекцияләүнең бер төре булып тора. Курчак аша алар үз хис-тойгыларын белдерү мөмкинлеге алалар, коммуникатив күнекмәләрен камилләштерәләр, аларның психоэмоциональ халәте яхшыра, тормыш белән кызыксыну арта. Бу - актив озын гомерне сакларга ярдәм итә.

11 февральдә Чистай шәһәре «Юлдаш» интернат-йортында «Ә бит йөзсез курчакларның да күңеле дә, йөзе дә була...» дип исемләнгән йола курчаклары күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә хезмәт буенча инструктор Ирина Баранованың 30дан артык эше тәкъдим ителде. Сандыкта йола курчакларын күрергә мөмкин. Мәсәлән, туй йолалары курчаклары, бишек курчаклары, сәламәтлекне саклау курчаклары, «Денежные кубышки», «Берегини», «Крупенички», «Желанница», «Масленица», «Веснянка», «Пасха» һәм башка курчаклар. Аларны төрле бәла-казадан сакланыр өчен эшлиләр, билгеле бер бәйрәмнәргә әзерлиләр, алар белән төрле ритуаллар үткәрәләр. Курчакны бизәү өчен тукыма, капчык, яки каен тузы кулланыла. Белгеч фикеренчә, каен тузы өстәү курчакларга аерым бер рух бирә. Ирина Баранова үзе эшләгән һәр курчакның ясалу тарихы белән уртаклашты.

“Һәр йола курчагында күп планлы мәгълүмат салынган. Кешене туганнан бирле озата барып, курчак сакчыл көчкә ия булган, яхшылык һәм гаилә учагы символына әверелгән”, - дип сөйли белгеч. Чара барышында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар үз куллары белән ясаган курчакларның магик үзлекләргә ия булуын белделәр. Йөзе, кагыйдә буларак, билгеләнми, ак булып кала. Йөзсез курчак үзенә усал, яман көчләр кертү өчен җансыз, кулай булмаган әйбер булып санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International