Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту һәм аларның актив озын гомер итүләре өчен шартлар тудыру максатында “Юлдаш” Чистай интернат-йортында 8 февральдә компьютер һәм мобиль грамоталылыкка өйрәтү буенча чираттагы дәрес узды.
Компьютер һәм мобиль грамоталылык хәзерге заман кешесенең яхшы тормышы өчен кирәкле фактор булып тора. Бу интеллектуаль һәм шәхес үсеше, иҗат өчен мөмкинлек һәм, әлбәттә инде, аралашу. Компьютер белемен өйрәтү социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны социальләштерүгә ярдәм итә, аларның танып белү активлыгын стимуллаштыра һәм мәгълүмати компетентлыгын арттыра.
Хезмәт буенча инструктор Ирина Баранова дәрес вакытында һәр "укучыга" үз алымын тапкан. Кемдер бит беренче тапкыр компьютер артына утырган һәм үз-үзенә бик ышанмый, ә кемдер билгеле бер программаларда эшли белә, әмма зуррак нәрсәгә өйрәнергә тели. Шулай ук кәрәзле телефон да укыту предметы булды. Компьютер белеме буенча дәресләрнең төп бурычы - өлкән яшьтәге гражданнарны көндәлек тормышта кирәк булачак белем һәм күнекмәләргә өйрәтү.