Чистайда зона киңәшмәсе узды

2022 елның 4 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан муниципалитетлар вәкилләре белән зона киңәшмәләре уздырыла.

Бүген шундый киңәшмәләрнең берсе Чистайда узды, 2021 елда Идел-Кама территориаль идарәсенең эшенә йомгак ясадылар һәм муниципаль районнарда проблемалы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Министрның беренче урынбасары - Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы - Шиһапов Айрат Минимарсильевич киңәшмә үткәрде, анда шулай ук Чистай, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Спас, Яңа Чишмә һәм Балык Бистәсе районнары вәкилләре катнашты.

Ведомствога буйсынучы территорияләрне санитар чистарту планын раслау, Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлык үткәрү турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International