Республика рейтингы йомгаклары буенча Чистай ЗАГС бүлеге беренче урынны алды

2022 елның 1 феврале, сишәмбе

2022 елның 31 гыйнварында Казанда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсенең йомгаклау коллегиясе булды, анда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин катнашты.

Киңәйтелгән утырышта ЗАГС хезмәткәрләре ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Рәдиф Нигъмәтуллина җитәкчелегендә узган 2021 елда гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу эшләренә йомгак ясадылар һәм агымдагы чорга планнар турында фикер алыштылар.

Район Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге мәгълүматлары белән 2021 елда эш нәтиҗәләре буенча ЗАГС бүлеге начальнигы Динара Наил кызы Җәләлова чыгыш ясады.

Индикатив-мониторинг системасы рейтингы йомгаклары буенча Чистай бүлеге республикада беренче урынны яулады! Бүлекнең тату коллективы һәрвакыт тулы нәтиҗәлелек белән эшли, гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру буенча чараларны гамәлгә ашыруга, гаилә рәвеше традицияләрен саклап калуга һәм пропагандалауга, Чистай районында демографик вәзгыятьне оптимальләштерүгә аерым игътибар бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International