Яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе көмеш тамга белән бүләкләнде

2022 елның 1 феврале, сишәмбе

Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

Киңәйтелгән утырышта 2021 елга нәтиҗәләр ясалды һәм агымдагы елга бурычлар куелды.

Шулай ук яшьләр сәясәте үсешенә зур өлеш керткән җитәкчеләр һәм активистлар да бүләкләнде.

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Хәсәнов Дамир Мансурович көмеш билгегә лаек булды.

Дамир Мансуровичны лаеклы бүләк белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International