Эдуард Хәсәнов шәһәр һәм район мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре белән очрашты.

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

"Мәдәни - ял итү үзәге" муниципаль бюджет мәдәният учреждениесендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов шәһәр һәм район мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре белән очрашты.

Очрашу бүләкләү белән башланып китте. Мәдәният үсешенә зур өлеш керткән өчен Эдуард Хәсәнов Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Ивановның "ТР Чистай муниципаль районы мәдәни-күңел ачу учреждениеләренең үзәкләштерелгән системасы" муниципаль бюджет учреждениесенең мәдәни-агарту эше буенча методист Ирина Феофановнага Рәхмәт хаты тапшырды.

Эдуард Рустамович катнашучыларга 2021 елда Чистай муниципаль районының социаль-икътисади үсешенең төп нәтиҗәләре турында тәфсилле хисап бирде, киләчәктәге яңа 2022 нче елга төп бурычларны билгеләде, нигездә Чистайның коммуналь торышына кагылышлы күпсанлы сорауларга җавап бирде.

Район башлыгы Дмитрий Иванов исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов мәдәният хезмәткәрләренә чистайлыларның мәдәни ялын оештырган өчен рәхмәт белдерде.

Очрашуда Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирина Баранова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International