ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2021 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча үткәрелгән киңәшмә кысаларында Чистай территориаль органының казанышлары билгеләп үтелде. Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошинның Рәхмәт хаты белән территориаль белгеч-эксперт Светлана Солошенко бүләкләнде.
- Республикада 7 территориаль орган арасында конкурс үткәрелә, аның барышында эшчәнлекнең нәтиҗәлелек күрсәткечләре анализлана. Безнең коллективка Мактау грамотасын ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов тапшырды, - дип сөйли Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы җитәкчесе Александр Панов.
Лаеклы бүләк белән чын күңелдән котлыйбыз! Бердәм хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!