Геннадий Александровичны юбилее белән Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов котлады. Ул ветеранга РФ Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Дмитрий Иванов исеменнән котлау открыткалары тапшырды.
"Сезне юбилеегыз белән котлыйм! Ватан хакына намуслы хезмәтегез, актив иҗтимагый эшчәнлегегез өчен рәхмәт. Сезгә бәхет, сәламәтлек, озын гомер телим", - диде Михаил Иванович.
Геннадий Александрович сәгать заводы ветераны. Озак вакытлар сәгать заводының технологик бюросы башлыгы булып эшли, аннан пенсиягә китә.