Чистай шәһәре “Юлдаш” интернат-йортында Бөтендөнья эскимо көнен билгеләп үттеләр

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Өченче ел, гадәттәгечә, 25 гыйнварда билгеләп үтелә торган Бөтендөнья эскимо көнен бәйрәм итү кысаларында, социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында тәрбияче Людмила Җамалетдинова туңдырманы бизәү буенча «Балачак тәме» дигән мастер-класс үткәрде.

Чараның максаты - тәмле һәм файдалы ризык әзерләү буенча кирәкле белем һәм күнекмәләр булдыру, танып белү эшчәнлеге кимчелекләрен коррекцияләү, иҗади һәм ял итү эшчәнлегенә җәлеп итү, социаль-мәдәни активлыкка җәлеп итү, социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның тормыш сыйфатын яхшырту.

Мастер-класста катнашучылар туңдырма тарихы - эскимо белән таныштылар.  Төрле илләрдә татлы ризык куллану традицияләре турында күп нәрсәләр белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International