Чистайдан тыл хезмәтчәне Габделәхәт Таһировка 90 яшь тулды

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Юбилей уңаеннан ветеран Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән котлау открыткалары алды.

Бүген тыл хезмәтчәне Габделәхәт Таһиров юбилей белән котлауларны кабул итә. Чистайдан хезмәт ветеранына 90 яшь тулды. Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов Габделәхәт Таһировичны юбилее белән котлады. Ул ветеранга РФ Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Дмитрий Иванов исеменнән котлау открыткалары тапшырды. Шулай ук юбилярга чәчәк бәйләме дә бүләк итте.

- Габделәхәт Таһирович, Сезне юбилеегыз белән котлыйм! Ватан хакына озак еллар намуслы хезмәтегез, актив иҗтимагый эшчәнлегегез,үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләүдә катнашуыгыз өчен рәхмәт. Сезгә озын гомер, сәламәтлек һәм иминлек телим, - диде Михаил Иванович, Габделәхәт Таһировичка мөрәҗәгать итеп.

Габделәхәт Таһиров Урманасты Шантала авылында туган. Күп еллар дәвамында ул Чистай кирпеч заводында мастер булып эшли, лаеклы ялга да чыга. Габделәхәт Таһир улы 2 малай әтисе, 5 оныгы һәм шул кадәр үк оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта ул балалары белән яши. Габделәхәт Таһиров кирпеч заводы микрорайонындагы территориаль иҗтимагый үзидарәнең һәрвакыт актив әгъзасы була, ТИҮ үткәргән барлык чараларда да даими катнаша. Моннан тыш, микрорайонда яшәүчеләр аны «Аксакал»чишмәсен саклаучы буларак беләләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International