Коммуналь хезмәтләр Адресына Шәһәр һәм район халкында социаль челтәрләрдә дә, «Халык контроле»дәүләт мәгълүмат системасында да шелтәләр аз түгел иде.
Гыйнварның беренче атналары бигрәк тә карлы булды. Күп кар яву җәяүлеләр өчен дә, машина йөртүчеләр өчен дә шактый мәшәкать тудырган.
Ел башыннан гына да «Халык контроле» системасына сыйфатсыз кар чистартуга кырыкка якын шикаять килгән һәм аларның кайберләре генә хәл ителгән. Чистайлылар тротуарлардагы, автомобиль юлларындагы, күпфатирлы йортларның ишегалларындагы кар көртләренә зарланды.
Урамнарны кардан чистарту буенча үз фикерен Башкарма комитет җитәкчесе Эдуард Хәсәнов җиткерде.
- Кар чистарту сыйфаты мактанырлык түгел, әлбәттә. Әмма моңа кайбер факторлар йогынты ясый. Подрядчы оешманың техника җитәрлек, әмма эшче көчләр җитми. Әгәр алар механизаторларны килешү нигезендә җәлеп итә алсалар, бер техникада бер-берсен алыштырып, берничә механизатор эшли алсын өчен, берничә сменада эш оештырырга булыр иде. Кызганычка каршы, подрядчы оешма эшендә мондый җитешсезлекләр бар, – дип билгеләп үтте Эдуард Рөстәмович.
Ул шулай ук юллардагы куркынычсызлыкка да басым ясады.
- Юлга чыкканда шоферлар кышкы юлларда булырга мөмкин булган һава шартларын һәм хәвеф-хәтәрләрне исәпкә алырга тиеш. Шуңа бәйле рәвештә хәрәкәт тизлеген әлеге факторларны исәпкә алып сайларга кирәк, - дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе.
- Кар чистартуда 10 арендаланган һәм подрядчы оешманың егермегә якын үз техникасы җәлеп ителгән. Автомобильләрнең хәрәкәтен катлауландырмас өчен, җанлы участокларда кар чыгару нигездә төнге вакытта башкарыла. Урамнарны кардан чистартканда аларның өстенлеге исәпкә алына. Беренче чиратта балалар бакчалары, мәктәпләр, социаль объектлар, автобус маршрутлары урнашкан урамнар керә. Коммуналь хезмәткәрләр аларны чистартуга иртәнге 4тән чыга. Көн дәвамында тротуарларны, юлларны чистарту буенча грейдерлар, тракторлар эшли, – дип хәбәр итте шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәрхәд Садыйков.
- 2022 елның беренче ун көнендә шәһәрдән 1500 кубометрдан артык кар чыгарылган. Узган төндә коммуналь хезмәткәрләр 78 КАМАЗга рейс ясадылар һәм 858 кубометр кар чыгардылар, – дип билгеләде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.