Чистай шәһәр прокуратурасында гражданнарның хезмәт хокукларын үтәү, шул исәптән вакытында хезмәт хакы түләү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшли.
Эш бирүчеләр тарафыннан хезмәт законнарын бозу очраклары турында мәгълүматны гражданнар шәһәр прокуратурасына 8(84342)5-11-71 телефоны буенча хәбәр итә алалар.
Күрсәтелгән кайнар линия телефоны буенча гражданнар хезмәт хакын түләү срокларын бозу һәм озак вакыт дәвамында тоткарлану, эш бирүчеләр тарафыннан хезмәт өчен түләүнең конверт схемаларын законсыз куллану, эш бирүчеләрнең минималь хезмәт хакы күләме һәм хезмәт хакын исәпләгәндә һәм түләгәндә аларның хокукларын бозулары турында хәбәр итә алалар.
Барлык хәбәрләр буенча да шәһәр прокуратурасы тарафыннан тикшерүләр үткәреләчәк, нигезләр булган очракта, бозылган хокукларны торгызу һәм гаеплеләрне җаваплылыкка тарту өчен чаралар күреләчәк.