Чистай Никахлашу сараенда Смирновлар гаиләсен никахлашу юбилее белән котлыйлар.
Яшь Валентина һәм Александр алтмыш ел элек үзләренең никахларын теркәделәр. "Бриллиант туй" - бу юбилейны әнә шулай атыйлар.
Валентина Васильевна һәм Александр Васильевич тыйнак һәм җаваплы кешеләр, авыл хезмәтчәннәре, аларның гомуми хезмәт стажы 85 ел тәшкил итә. Ирле-хатынлы үз балаларына һәм оныкларына да шул ук сыйфатларны сеңдергән. Гаиләдә өч лаеклы ул - баһадир, алты онык һәм дүрт оныкчык тәрбияләнә. Нинди зур һәм тату гаилә!
Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре юбилярларны бәйрәм белән котладылар һәм юбилярларга нык сәламәтлек, иминлек теләделәр.