Бура янында полиция, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре, коткаручылар кизү торачак.
Чистайда Качмануга бер гөмбәз урнаштырылачак. Иорданны Никольский соборыннан ерак түгел яр буенда оештыралар.
– Бура янында полиция, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре, коткаручылар кизү торачак. Йола үткәрү урынында суда куркынычсыз юллар урнаштырылачак. Шәһәрлеләргә уңайлы булсын өчен киенү өчен хатын – кызлар һәм ир-атлар зоналары оештырылачак, анда су коенганнан соң дин тотучылар җылына алачак, - дип хәбәр итте Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов.
Моннан тыш, районда тагын бер купель – Булдырь авылында Изге Богородица рождественосы храмы янында оештырылачак.