«Иске Яңа ел һәм Раштуа - могҗиза һәм тылсым»

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

Иске Яңа ел алдыннан 13 гыйнвар көнне Чистай шәһәренең «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре Людмила Накарякова, Людмила Җамалетдинова, Елена Малолеткова, Ләйсән Сафина социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен «Рождественская круговерь» дигән мәдәни-күңел ачу чарасы оештырдылар.

Россиядә Иске Яңа елны бәйрәм итүнең тарихы, гореф-гадәтләре белән танышу кичәне оештыруның максаты булды.

Бәйрәм программасына әйлән-бәйлән, тавышлы оркестр, биюләр, колядкалар башкару, кызыклы уеннар, Кыш турында табышмаклар, Яңа ел җырлары конкурсы кертелгән иде. Катнашучылар өчен кызыклы  сюрпризлар да әзерләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International