6 нчы гыйнвар көнне Чистай шәһәренең «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Раштуадан алып Хач Мануга» дип исемләнгән интерактив чара үткәрелде.
Социаль тернәкләндерү буенча белгеч Альбина Сираева элек Русьтә Раштуаны, Иске Яңа елны һәм Хач мануны ничек билгеләп үтүләре турында сөйләде. Бәйрәмнең гореф-гадәтләрен һәм йолаларын хәтердә яңартты. Чарада катнашучылар бик теләп элек Раштуаны ничек каршылау тарихын һәм әлеге изге бәйрәм белән бәйле гаилә традицияләре белән уртаклаштылар.
Соңыннан катнашучылар игътибарына «Раштуадан алып Хач Мануга» дигән документаль фильм тәкъдим ителде.