Муниципалитетта агымдагы елда Чистай районы Советының йомгаклау утырышы узды. Аны район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.
Депутатлар район бюджетына, милеккә кагылышлы мәсьәләләрне карадылар, Советның эш планын расладылар.
Чистай районы бюджетына үзгәрешләр кертү турында финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова хәбәр итте. Ул шулай ук Чистай районы бюджетыннан шәһәр, авыл җирлекләре бюджетларына башка бюджетара трансфертлар бирү очраклары һәм кагыйдәләре турында мәгълүмат бирде.
Чистай районы советының эш планы турында район башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов сөйләде. Әлеге проект безнең Советның барлык алты депутат комиссиясендә дә каралды һәм барлык депутатлар тарафыннан хупланды.
Чистай районы Советы Аппараты җитәкчесе Равил Мәзгутов район Советы структурасына үзгәрешләр кертү турында сөйләде.
– Узган ел Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советының методик рекомендацияләре кабул ителде, аларда җирле үзидарә органнары бүлекчәләренең тәкъдим ителгән структуралары расланды. Әлеге үзгәрешләр нигезендә, 2022 елга җирле үзидарә органнары структурасында бер хезмәткәр булган бүлекләр була алмый. Шуңа бәйле рәвештә җирле үзидарә органнарында булган штат вазыйфаларын бүлү хисабына район Советы структурасында үзгәрешләр кертелде. Әлеге карарны хуплавыгызны сорыйм, - дип мөрәҗәгать итте Равил Рафаэлович җыелучыларга.
Утырышта катнашучылар әлеге карар проектын бертавыштан расладылар. Моннан тыш, депутатлар корпусы элегрәк кабул ителгән карарларга үзгәрешләр кертте һәм муниципаль милектән тапшырылырга тиешле мөлкәт исемлеген раслады.