Полиция Кыш бабае бүләкләр өләшә

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

Күркәм традиция буенча, Яңа ел алдыннан Чистай полициясе хезмәткәрләре Эчке эшләр бүлеге каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары белән бергә Кыш Бабай һәм Кар кызы киемнәрендә авыр тормыш хәлендә калган балаларны, шулай ук кечкенә балалар тәрбияләнүче аз тәэмин ителгән гаиләләрне бәйрәм белән котлыйлар.

Күп еллар Кыш бабай ролендә балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе инспекторы полиция майоры Айрат Гайнетдинов бик теләп чыгыш ясый. Быел кар кызының ролен балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе инспекторы, полициянең кече лейтенанты Регина Галәвевага ышанып тапшырдылар.

Бүген әкият персонажлары Ионычевлар гаиләсенә кунакка килделәр, анда ике балигъ булмаган бала – Настя һәм Костя тәрбияләнә. Бу гаиләгә погонлы Кыш Бабай ел саен килә. Балалар аны белә һәм бик көтә. Иң беренче чиратта Настя белән Костя Кыш Бабайга узган елдагы уңышлары һәм казанышлары турында сөйләделәр, Яңа ел шигырьләрен укыдылар, һәм, әлбәттә, әкият персонажлары белән бергә яңа ел җырлары җырладылар, ә Кыш бабай балаларга татлы бүләкләр тапшырды.

Шул ук көнне погонлы Кыш Бабай шәһәр һәм Чистай районында берничә гаиләдә балаларны котлады. Авылларда балалар аеруча шатлык белән әкият персонажларын погонлы каршы алалар. Хезмәткәрләр, үз чиратында, бу гаиләләргә якынлашып килүче Яңа ел атмосферасын тудырырга тырышалар-шигырьләр укыйлар, табышмаклар әйтәләр, Яңа ел җырлары җырлыйлар, татлы бүләкләр өләшәләр. Әлбәттә, барысына да сәламәтлек, иминлек, мөмкин кадәр күбрәк елмаюлар, якты, кызыклы һәм истә калырлык мизгелләр телиләр. Ә ата-аналар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелә.

«Полиция Кыш бабае» акциясе барышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре җәмәгатьчеләр белән бергә 19 гаиләдә булдылар, 50 яңа ел бүләге өләштеләр. Барлык тәм-томнар да Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан җыелган акчага сатып алынган.

Акция балаларга игелекле һәм Яңа ел могҗизасына ышанып кына калмыйча, формадагы кешеләрнең көчле, батыр, кыю гына түгел, сизгер, игелекле дә булуын аңларга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International