Эшлекле сишәмбе

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

Чистай муниципаль районында җитәкчеләр белән атналык планерка булды.

Бер ел эчендә Чистайга 62 меңнән артык турист килде

Чистай дәүләт музей-тыюлыгының 2021 елдагы эшчәнлеге турында Чистай дәүләт музей-тыюлыгы директоры Александр Печенкин сөйләде. Навигация чорында безнең шәһәр 60 туристик теплоход кабул итте. Чистайга 62720 кеше килгән. Музейларда һәм шәһәр буенча 880 экскурсия үткәрелде.

- Чистайга килгән кунаклар арасында «ике Кремль» байкерлар мотофестивалендә, «Идел буе республикалары кулъязмалары» музыкаль-шигъри фестивалендә, Советлар Союзы Герое Борис Чекинның оныгы Ирина Чекина, «Российская газета» редакциясе журналист-күзәтүчесе Ирина Краснопольская бар иде. Россия телетапшырулар алып баручысы, телепродюсер, телевидение режиссеры, актер, музыкант Валдис Пельш Чистайга Татарстан шәһәрләре турында документаль фильм төшерү төркеме белән килде, - диде Александр Вячеславович.

Музей-тыюлыкның фәнни хезмәткәрләре тарафыннан булачак музейлар өчен фондлар туплау һәм музей предметларын җыю эше дәвам итә. Быел фондларга 576 экспонат килде. Музей-тыюлык хезмәткәрләре тарафыннан фонд эшчәнлегендә КАМИСНЫҢ электрон системасына узган елда 5 107 предмет һәм 3 120 предмет дәүләт каталогы системасына кертелгән.

20 мең гектарда көзге культуралар чәчелде

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре эше турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде.

- Быел 2 миллиард сумнан артык тулай продукция көтәбез. Җитештерү индексы-98 процент. Бу ел өчен күрсәткеч начар түгел дип саныйм. Корылыклы җәй авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылыгын шактый киметте. Тулаем алганда, 122 мең тонна бөртекле культуралар, 59 мең тонна май чабу культуралары җыеп алынды, 1 шартлы баш терлеккә 27 центнер азык берәмлеге әзерләнде, - дип хәбәр итте Александр Александрович.

Киләсе ел уңышы өчен яхшы гына эш башкарылды. Барлыгы 20 мең гектарда көзге культуралар чәчелде.

5 машина йөртүче исерек килеш руль артына утырды

Атнадагы оператив хәлләр турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Атуров хәбәр итте. 20 декабрьдән 27 декабрьгә кадәр җинаять турында теркәлгән хәбәрләр һәм гаризалар саны 9дан 10га кадәр арткан. Бүлек хезмәткәрләре тарафыннан 5 җинаять ачылган. Наркотикларны тартып алу буенча эш нәтиҗәле алып барылды. Бер атна эчендә наркотикларны тартып алуның 3 очрагы, 4 урлау очрагы теркәлгән. Барлыгы 352 хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылган.

Барлыгы 239 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы ачыкланган, аларның 5се исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән. Хәбәрсез югалган факт, җирле һәм федераль эзләнүдә булган затларны ачыклау, кәрәзле телефонны югалту факты теркәлгән. Дәвалау оешмаларыннан криминаль характердагы травмалар буенча медицина ярдәме күрсәтү турында 7 хәбәр килде. Юл-транспорт һәлакәтләре саны кимегән. 54 очрактан 21енә кадәр.

Госпитальдә 28 пациент бар, шуларның 19ы Чистай кешесе

Башкарма комитет җитәкчесе Эдуард Хәсәнов Чистай РҮХнең баш табибына вакытлыча йогышлы авырулар госпиталенең эше һәм тулаем торышы турында сорау белән мөрәҗәгать итте. Рәис Мостафин сүзләренә караганда, госпитальдә 28 кеше, шул исәптән 19 Чистай кешесе. Тулаем алганда, хәл тыныч.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International