Чистай районы Башлыгы 13 яшьлек малайның хыялын башкарды

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

Дмитрий Иванов Кубассадан Кирилл Спиринның Яңа ел теләген башкарды.

Чистай районы башлыгы «Теләкләр чыршысы»акциясенә кушылды. Ул Кубассы авылында яшәүче 13 яшьлек Кирилл Спиринның хыялын башкарды. Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә Дмитрий Иванов малай янында кунакта булды. Район башлыгы Кириллның күптәнге хыялын башкарды һәм аңа планшет бүләк итте.

- Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Яхшылык, уңышлар һәм сәламәтлек телим, - диде Дмитрий Алексеевич, Кириллга бүләк тапшырганда.

- Мондый бүләк өчен зур рәхмәт, бик күңелле. Кирилл планшет турында күптән хыялланган иде, хәзер аның яңа ел теләге тормышка ашты, - диде малайның әнисе Елена Спирина.

«Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия масштаблы хәйрия акциясенең рәсми сайтына хатны алар улы белән бергә яздылар. Шулай ук кунаклар Кириллга башка бүләкләр, шул исәптән баллы тартмалар да алып килделәр. Малай шатланып планшетны тарата, ә Дмитрий Иванов Кыш бабай белән бергә моны эшләргә ярдәм итә. Ә Кирилл кунакларга бәйрәмгә махсус өйрәнгән шигырен сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International