Социаль партнерлык кысаларында хезмәттәшлек турында өч яклы килешү имзаланды.
Чистай муниципалитетында өч елга бер тапкыр уза торган вакыйга булды. Бүген район башкарма комитеты, профсоюз оешмалары координация советы һәм эш бирүчеләр арасында 2022-2024 елларга социаль партнерлык кысаларында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
- Әлеге килешү нигезендә өч ел дәвамында бергә эшлибез. Эш планы айлар буенча эшләнгән. Чаралар һәм фикер алышулар аз түгел, - дип билгеләп үтте Чистай районы профсоюзлары оешмаларының координацион советы рәисе Наилә Нигъмәтуллина.