Коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе

Чистай районында коррупциягә каршы тору эшен координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Ул быел соңгысы булды. Утырыш район башлыгы Дмитрий Иванов рәислегендә узды.

Көн тәртибе дүрт пункттан торды. Беренче мәсьәлә муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибенә, муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның үз-үзләрен тотышына карата таләпләрне үтәү һәм Чистай районы Советында мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия эшчәнлегенә кагылышлы иде. Бу темага доклад белән район башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов чыгыш ясады.

Аренда түләве буенча бурычлыларны ачыклау, арендатор-бурычлылар белән претензия эше, документлар әзерләү һәм күчемсез милек объектларына муниципаль милек хокукын теркәү турында районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Марина Исхакова сөйләде.

Чистай районы җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә коррупцион күренешләр турында массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштырылган мәгълүмат мониторингы нәтиҗәләре турында Чистай районы Советының массакүләм мәгълүмат чаралары, иҗтимагый һәм дини оешмалар белән эшләү бүлеге башлыгы Илфат Мәгыйзов сөйләде.

Муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алексей Ефимов Чистай районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясенең 2022 елга эш планын раслау мәсьәләсе буенча чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International