Энергетик көне белән!

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Хөрмәтле энергетика тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез белән котлауларны кабул итегез!

Предприятиеләрнең, учреждениеләрнең, мәктәпләрнең, дәваханәләрнең өзлексез эшчәнлеге, теләсә кайсы йортта җылылык һәм уңайлылык, икенче төрле әйткәндә – һәр чистайлының тормыш сыйфаты сезнең хезмәтегезгә турыдан-туры бәйле. Сезнең эшегез югары һөнәри осталык һәм тәртип таләп итә. Объектларның энергетик иминлеге өчен зур җаваплылык сезнең җилкәгезгә төшә.

Сезгә югары җаваплылык, хезмәт сөючәнлек һәм намуслылык өчен рәхмәт белдерәм. Сез тормышыбызны яктырак һәм җылырак итәсез!

Энергетика комплексы ветераннарын чын күңелемнән бәйрәм белән котлыйм, аларның фидакарьлеге, максатчанлыгы яшьләргә үрнәк булып тора.

Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет, аварияләрсез эшләвегезне телим!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International