Чистай депутатлары киләсе елга шәһәр бюджетын расладылар

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

2022-2024 елларга шәһәрнең социаль-икътисади үсеш фаразының төп күрсәткечләре шулай ук депутатлар корпусының игътибар үзәгендә булды.

Муниципалитетта район башлыгы Дмитрий Иванов рәислегендә Чистай шәһәр Советының чираттагы утырышы узды.

2022-2024 елларга шәһәрнең социаль-икътисадый үсеше фаразы турындагы доклад белән икътисад бүлеге башлыгы Евгений Никитин чыгыш ясады.

– 2022-2024 елларда икътисад үсеше 106,2 – 107,8 процент диапазонда фаразлана. Уртача-сроклы перспективада ставка эшкәртү производствосына ясала. Фаразланган чорда «Чистай» индустриаль паркы территориясендә планлаштырылган яңа инвестицион проектлар, шулай ук ТОСЭР резидентлары проектлары гамәлгә ашыру каралган. «Чистай» индустриаль паркы үсеш кичерә, аның территориясендә 13 предприятие исәпләнә. 2021 елның 9 аенда резидентларның инвестицияләре күләме 54 миллион сум тәшкил итте, 1040 эш урыны булдырылды, төяп җибәрелгән продукция күләме 3 млрд сум тәшкил итте, – дип билгеләп үтте Евгений Валерьевич.

2022 елга һәм 2023-2024 елларның планлы чорына шәһәр бюджеты турында финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова сөйләде.

- Киләсе елда бюджет керемнәре 177 миллион 436 мең сум булыр дип фаразлана. Аларның үз керем чыганаклары 172 миллион 725 мең сум тәшкил итә. Башка дәрәҗәдәге бюджетлардан кире кайтарылмый торган акча-4 миллион 711 мең, - диде Наталья Анфиногентовна.

Утырыш барышында депутатлар элегрәк кабул ителгән карарларга үзгәрешләр керттеләр, шәһәр милкендә булган мөлкәтне хосусыйлаштыруның Фараз планын, муниципаль җир контроле турындагы нигезләмәне, Чистай шәһәр Советының эш планын расладылар, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советының XVI съездында катнашу өчен делегат сайладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International