Бүген Татарстан Республикасында «Чыршы»оператив-профилактик чарасы башланды.
«Дәүләт урман инспекторлары һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлекләре белгечләреннән 150дән артык мобиль патруль төркеме булдырылды, - дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров. - Алар ылыслы агачлар өстенлек итеп, урман кишәрлекләренә көн саен патрульлек итәчәк. Операция 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк».
Исегезгә төшерәбез, урман утыртмаларын законсыз кисү, зыян китерү гражданнарга – 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20дән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Моннан тыш, законсыз кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш булачак, ул киселгән агач токымына һәм аның үсү урыннарына, урманнарны саклау категориясенә бәйле.
2020 елда «Чыршы» операциясе кысаларында 156 мобиль патруль төркеме булдырылды, 593 рейд тикшерү үткәрелде, шул ук вакытта законсыз чыршы әзерләүнең 18 очрагы ачыкланды.
Урман законнарын бозу фактлары турында 8-800-100-94-00, шулай ук ТР ДБУ «урман янгыннары үзәге» 8 (843) 221-37-95 региональ диспетчерлык хезмәте номеры буенча хәбәр итәргә мөмкин.