Чистай муниципаль районының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссиясе тарафыннан хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк түләмәү мәсьәләсе каралды.
Тыңлауга районның 9 эш бирүчесе чакырылган иде. Комиссия карары белән хокук бозулар ачыкланган эшмәкәрләргә хезмәт хакын исәпләүдә җитешсезлекләрне төзәтергә кушылды. Шул исәптән эш бирүченең хезмәт хакын һәм хезмәткәргә туры килә торган башка түләүләрне тоткарлаган өчен матди җаваплылыгы өлешендә РФ Җинаять Кодексының 236 маддәсен үтәү белән бәйле.
Эш бирүчеләр турында мәгълүмат Чистай шәһәре прокуратурасына җибәрелгән.