Чистайда «Бердәм Россия» партиясенең 2021 ел өчен җирле бүлекчәсенә йомгак ясадылар.

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

«Бердәм Россия»Бөтенроссия сәяси партиясенең Чистай җирле бүлекчәсе конференциясе булып узды.

«Бердәм Россия» партиясе әгъзалары җирле бүлекчәнең 2016 елның декабреннән исәпләнгән хисап чорындагы эшенә бәя бирделәр. Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов билгеләп үткәнчә, әлеге вакыт кисәге берничә мөһим вакыйгаларга бай булды, актив эш дәвам итәчәк.

- Безнең район 20 программада катнаша. Социаль-мәдәни, Авыл хуҗалыгы, күп фатирлы йортларга, авыл җирлекләре советлары биналарына капиталь ремонт ясау, авылларны су белән тәэмин итү һәм яктыртуны торгызу, спорт мәйданчыклары, фельдшер-акушерлык пунктлары, күп фатирлы йортлар төзү, шәһәр паркын һәм скверларын төзекләндерү, чаңгы базасын төзекләндерү һәм юл төзелеше буенча эшләр дәвам итәчәк, - диде Дмитрий Алексеевич.

Конференциядә партиянең тотрыклы үсеше билгеләп үтелде. 2016 елда «Бердәм Россия» сафларында 2619 партия исәпләнсә, бүген алар - 2936. "Бердәм Россия" партиясенең яңа әгъзаларына партия билетлары тапшырылды.

Чистай бердәмросслары «Бердәм Россия»партиясенең Чистай җирле бүлекчәсе секретарен сайладылар. Кандидатлар ике иде: Чистай авыл җирлеге башлыгы Сергей Ефимов һәм Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов. Конференциянең күпчелек делегатлары яшерен тавыш бирү барышында Дмитрий Иванов кандидатурасын хуплады.

- Ышанычыгыз өчен рәхмәт. Шәһәр һәм чистайлылар файдасына бердәм команда булып эшләүне дәвам итәчәкбез, - дип билгеләп үтте Дмитрий Алексеевич.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International