«Юлдаш» Чистай шәһәре интернат-йортында «Инвалидлар декадасы – 2021» «Шәфкатьлелек һәм изгелек һәрвакыт янәшә атлый»

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

1 декабрьдә Татарстан Республикасында 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Инвалидлар декадасы - 2021» старт бирелде. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата игелекле эшләр кылу, ярдәм итү һәм игътибар бирү 10 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Декаданың беренче көнендә «Юлдаш» интернат-йорты хезмәткәрләре һәм анда яшәүче үзешчән иҗат коллективы биредә тәрбияләнүче сәламәтлекләре какшаган, махсус ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәр һәм и нвалидлар өчен концерт программасы оештырдылар.

Районда имин булмаган эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның йоктыру куркынычын киметү максатыннан, интернат-йорт хәзерге вакытта үз-үзен изоляцияләү режимында эшли, шунлыктан планлаштырылган акцияләрнең һәм чараларның төп өлеше офлайн-форматта уза.

“Чистай медицина училищесы” студент-волонтерлары интернатта яшәүчеләргә һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына игътибар итү өчен, балалар “Без төрле, әмма без-бергә!” дип исемләнгән видеоблок әзерләделәр. Әлеге видеомөрәҗәгать аша алар гади булмаган рух көче, максатчанлык, инвалидларның катлаулы шартларда да уңышка ирешү осталыгына соклануларын белдерделәр.

Декада уңаеннан интенат-йорт мәдәният хезмәткәре Людмила Накарякова оештырган “Исән булыгыз!” дигән конкурс программасында яшь инвалидлар катнашты. Программа берничә уен, иҗади, спорт ярышларыннан һәм викторинадан торды. Катнашучылар лаеклы бүләкләр алып, барлык конкурс сынауларын уңышлы үтәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International