Бу нормативларны кабул итү өчен беренче махсуслаштырылган мәйданчык булды.
Чистайда ГТО нормативларын кабул итү өчен беренче махсуслаштырылган мәйданчык барлыкка килде. Ул Тегермәнлек микрорайонында «Ватан»хәрби-патриотик эш һәм хәрби хезмәткә кадәр яшьләрне әзерләү үзәге янында урнашкан.
Мәйданчык «Спорт – тормыш нормасы»федераль проекты кысаларында төзелгән һәм җиһазландырылган.
- Элек шәһәребездә нормативларны кабул итәргә мөмкин булган җиде җайлаштырылган мәйданчык эшләде. Алар-авыл хуҗалыгы техникумы, медицина училищесы, «Татнефть-Олимп» спорт мәктәбе стадионы, «Гимнаст», «Лидер», «Батыр» спорт мәктәпләре, балалар һәм яшьләр иҗаты Сарае. Хәзер бездә бөтен комплекс буенча тест үткәрү мөмкинлеге бирә торган махсус мәйданчык барлыкка килде, – дип сөйли Чистай районы буенча «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын тестлау үзәге җитәкчесе Сергей Елисеев.