Дипломнар һәм бүләкләр укучылар һәм студентлар алды.
Кичә хакимияттә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында үткәрелгән конкурсларда җиңүчеләрне һәм активистларны бүләкләделәр. Алар яшьләр эшләре буенча бүлек карамагындагы учреждениеләр тарафыннан үткәрелде. Укучыларны һәм студентларны Чистай районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алексей Ефимов сәламләде.
Коррупциягә каршы торуга багышланган рәсемнәр, видеороликлар, интеллектуаль уеннар конкурсларында мәктәп укучылары, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары катнашты. Әлеге чараларның җиңүчеләре һәм призерлары тантаналы шартларда дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.