Ата-аналары алимент түләүдән качучы балигъ булмаган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан гражданнарны кабул итү

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы хәбәр итә: 2021 елның 7 декабрендә 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр ТР, Чистай шәһәре, Бебель урамы, 129 нчы кабинет адресы буенча, 5 нче кабинетта ата-аналары алимент түләүдән качкан балигъ булмаган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан гражданнарны кабул итү оештырылачак.

Кабул итүдә Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г.Ю. Задворнова, Чистай шәһәре прокуратурасы, суд приставлары хезмәте, Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Чистай муниципаль районындагы социаль яклау идарәсе вәкилләре катнашачак.

Кабул итүгә алдан язылу 5-37-68 телефоны буенча барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International