«Юлдаш» Чистай шәһәре интернат-йортында өлкәннәр өчен куркынычсызлык дәресләре үткәрәләр

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе

Республика Гражданнар оборонасы айлыгы кысаларында, 1 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр Чистай шәһәре «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты берничә чара оештырды.

Белгечләр социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында гражданнар оборонасы буенча инструктаж һәм “Тормыш иминлеге нигезләре” буенча анкета үткәрде.

Айлык дәвамында учреждениенең холлында терроризмга, янгынга каршы тематика буенча видеороликлар күрсәтелде, «Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрдә халыкны яклау» дигән тематик күргәзмә оештырылды.

Социаль эшләр буенча белгеч өлкән яшьтәге гражданнар арасында «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе» дигән төркемле интерактив дәрес үткәрде. Дәресләрдә  сәләтләрен һәм  өлкән яшьтәге кешенең көндәлек тормыштагы сорауларын тормышка ашыру һәм  яшәү  куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре тикшерелде.   Бу-электр куркынычсызлыгы, юл хәрәкәте, юридик, азык-төлек куркынычсызлыгы, терроризм кагыйдәләре. Дәресне йомгаклап, «Хәзерге көндәге тормышта өлкән кешегә куркыныч янаучы факторлар»дигән викторина үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International