Пандемия чорында Чистай шәһәренең «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты яңа коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау буенча чаралар комплексын эшләде. Учреждение 11 октябрьдән социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның зарарлану куркынычын киметү, шул ук вакытта тулы кыйммәтле социаль хезмәт күрсәтү өчен яңадан махсус режимда эшләргә мәҗбүр.
Агымдагы шартларда социаль хезмәтләр күрсәтү буенча эшне оештыруда заманча социаль технологияләр һәм яңа эш формалары куллану мөһим ысул булып тора.
Виртуаль туризм технологиясе үзен бик яхшы яктан күрсәтте, ул барлык катнашучыларны мәгълүмати яктан баета.Россия, республика һәм кече Ватаныбызның истәлекле урыннары буенча виртуаль экскурсияләр һәм турлар белгечләр тарафыннан оста кулланыла, өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның учреждениедә даими яшәү шартларын гына түгел, ә аларның күзаллауларын киңәйтү, образлы фикерләүне үстерү өчен дә мөһим роль уйный. Моннан тыш, видеосәяхәт – интернат-йортның мобиль булмаган социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен дөньяны үз күзләре белән күрү өчен бердәнбер мөмкинлек.
Апробацияләнгән һәм нәтиҗәле социаль технологияләрнең берсе булып ретро-терапия яки хәтерләү терапиясе тора. Аның төп өстенлеге – өлкән яшьтәге кешеләрнең социаль активлыгын, аларның эчке һәм физик ресурсларын кулланып, саклап калу. Төркем һәм индивидуаль дәресләр хатирәләр белән бәйле берничә төр техника кулланып үткәрелә: үткән тормыш турында әңгәмәләр, ретро-фильмнар, ретро-концертлар, үткән еллардагы юмористик тапшырулар, фотографияләр яки көнкүреш әйберләре, импровизацияләнгән музей атрибутлары.
Учреждениедә өлкән яшьтәге гражданнар арасында спорт һәм сәламәтләндерү-тернәкләндерү чараларын оештыру һәм спорт өстәл уеннары һәм спортның адаптив төрләрен куллану буенча уңай эш тәҗрибәсе бар. Барлык уеннар һәм спорт җиһазлары «РИТЕК» ААҖ һәм «ЛУКОЙЛ»Хәйрия фонды тарафыннан игълан ителгән социаль-мәдәни проектлар конкурсында катнашып, отып алган грант акчасына сатып алынды.
Изоляция чорында «Шаффлборд», «Новус», «Кульбутто», «Корн Холл», «Джакколо», «Матрешка», «Өстәл боулингы», «Крокинол» һәм «Бочче» паралимпия спорт төрләре өлкәннәр арасында да, яшь инвалидлар арасында да бик популяр. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус җайлаштырылган өстәл спорт уеннары ярдәмендә социаль-сәламәтләндерү реабилитациясе, практика күрсәткәнчә, стационар шартларында нәтиҗәле кулланыла.
Заманча технологияләр ярдәмендә учреждениедә карантин чорында өлкән кешеләрнең һәм инвалидларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән социаль-тернәкләндерү чаралары спектрын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудырылган.