Хөрмәтле автомобиль һәм шәһәр пассажирлар транспорты хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Тормышыгызны юл белән бәйләп, үзегезне автотранспорт тармагына багышлап, сез район оешмаларының, предприятиеләренең хезмәт ритмын тотрыклы итәсез. Автомобиль транспорты мөһим роль уйный. Ул икътисадның, кече һәм урта эшмәкәрлекнең, социаль тармакның өзлексез, ышанычлы эшләвен тәэмин итеп, гомумшәһәр бурычларын хәл итә. Авыр һәм намуслы хезмәтегез өчен сезгә рәхмәт белдерәм.
Үз белемнәрен, көчләрен тармакны торгызуга багышлаган, яңа буын хезмәткәрләрен тәрбияләүгә өлеш керткән ветераннарыбыз алдында баш иям.
Автоһәвәскәрләрне дә бәйрәм белән котлыйм. Барыгызга да эшегездә уңышлар, имин юллар, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге телим!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы